Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә көндез тавышланган өчен штраф санкцияләре кертергә тәкъдим итәләр

Россиядә 13.00-15.00 һәм 19.00-9.00 сәгатьләрдә, шулай ук якшәмбе һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә тавышланган өчен штраф санкцияләре кертергә тәкъдим итәләр. Бу хакта «Известия» газетасы Административ хокук бозулар кодексы проектына төзәтмәләргә (аларны Федерация Советы Юстиция министрлыгына юлларга ниятли) сылтама белән хәбәр итә.

 

Документ нигезендә, законны бозган физик затларга кисәтү ясаячаклар яки 500-3000 сум, вазифаи затларны – 10 000-20 000, шәхси эшкуарларны – 10 000-25 000 һәм юридик затларны 20 000-40 000 сум күләмендә административ штрафка тартачаклар.

Административ хокук бозулар кодексы проектына төзәтмәләр кертү балалы гаиләләрнең үз өйләрендә көндез тыныч яшәү хокукын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип саный Федерация Советының конституцион закон чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты әгъзасы Елена Афанасьева.

«Билгеле булганча, көчле тавыш балалар психикасы өчен куркыныч. Әгәр кайбер кешеләр моны аңламый һәм әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт белән карамый икән, дәүләт шул исәптән административ кодекс механизмнарын да кулланып, бу эшкә катнашырга тиеш», - дип искәртте Афанасьева. Искәртеп үтелгәнчә, гражданнарны бала кычкырган тавыш, су, аяк тавышы өчен штрафка тартмаячаклар.

 

Чыганак

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев