Заман сулышы

Россиядә коронавирус белән авырган тагын дүрт кеше сәламәтләнде

Россиядә коронавирус белән авыручы тагын дүрт кеше сәламәтләнгән. Шулай итеп, Covid-19 вирусын җиңгән кешеләрнең саны тугызга җитте.

 

Бу хакта «Стопкоронавирус.рф» порталында хәбәр ителә. Коронавирус белән бәйле бөтен мәгълүмат шушы сайтта тупланып бара.

Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән тагын 52 кеше авыруы ачыкланган, хәзер әлеге күрсәткеч 199га кадәр арткан.

Реклама

Татарстанда да бу авыруның бер очрагы теркәлгән. Ул республикага килгән Франция гражданинында ачыкланган.

 

https://tatar-inform

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: