Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны буенча тәүлеклек максималь күрсәткеч теркәлгән
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны буенча тәүлеклек максималь күрсәткеч теркәлгән

Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясеннән тагын 1247 үлем очрагы расланган,

 Бу хакта  Covid-19 инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә

Бу сан пандемия башланганнан бирле максималь күрсәткеч булды. Үлем очраклары аеруча Мәскәүдә күп теркәлгән, анда тәүлек эчендә 96 кеше үлгән, Санкт-Петербургта 84 һәм Краснодар краенда 58 кеше вафат булган.

Оператив штабта искәртеп узуларынча, алдагы антирекорд кичә генә куелган — 1240 үлем очрагы расланган булган.

Тәүлек эчендә Россиядә 36 626 кешедә коронавирус ачыкланган.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/17-11-2021/rossiyad-koronavirustan-l-chel-r-sany-buencha-t-leklek-maksimal-k-rs-tkech-terk-lg-n-5843333


Нет комментариев