Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә машина йөртү таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләре үзгәртеләчәк

Россиядә машина йөртү таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрәчәк. Россия Эчке эшләр министрлыгы эшләгән документ норматив-хокукый актлар проектлары порталында чыкты.

 

Аның буенча җиңел яки йөк машиналары, автобус яки башка транспорт чарасы белән идарә итү хокукына практик имтихан бары тик юл хәрәкәте шартларында гына узачак.

Моннан тыш, хаталар өчен штрафлар да үзгәрәчәк: аларны бер, ике һәм өч штраф баллы төркемгә бүлделәр. Шулай ук хәзер аерым хаталар исемлеге карала, аларны ясаганда имтихан автомат рәвештә төгәлләнә.

«Мәсәлән, „куркынычсызлык каешын эләктермәү“ һәм „хәрәкәт вакытында телефон файдалану“ кебек хаталар гамәли имтихан үткәрүне туктату өчен нигез булачак», диелгән документта.

Тагын бер үзгәреш мототранспорт чарасы белән идарә итү хокукын алу имтиханына кагыла. Анда «Габаритлы сигезле» күнегүенең яңа схемасы барлыкка киләчәк.

«В-1» категориясендә — квадрицикллар һәм трицикллар. Кандидат транспорт чарасын туктату һәм төрле тизлектә хәрәкәт иткәндә туктау, шул исәптән экстрен туктау, артка туры хәрәкәт итү күнекмәләрен күрсәтергә тиеш булачак.

Документта кандидатның шикаяте нигезендә имтихан нәтиҗәләрен һәм машина йөртү таныклыгының гамәлдән чыгару механизмы да каралган.

Боерык киләсе елның 1 апрелендә үз көченә керәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X