Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә машинаны газонда калдырган өчен штраф салырга тәкъдим иттеләр

Административ хокук бозулар турында яңа кодекс автомобильне газонда калдырган һәм аннан барган өчен машина йөртүчене 1,5-3 мең сум күләмендә штрафка тартуны күздә тота.

16.9нчы маддә («Территорияләрне төзекләндерү өлкәсендәге таләпләрне бозу») проектында шул турыда сүз бара. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Машина хуҗаларын автомобильләрен «балалар уен һәм спорт мәйданчыкларында, спорт-уен комплекслары һәм ял мәйданчыкларында, газоннар, чәчәк түтәлләре һәм башка яшел территорияләрдә» калдырган өчен штрафка тарту күздә тотыла, диелә документ текстында.

Моннан тыш, әлеге маддә автомобильне тиешле булмаган урында юган, шулай ук иске, йөрми торган машинаны ишегалдында калдырган өчен 1-3 мең сум күләмендә штраф салуны күздә тота.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/06-10-2020/rossiyad-mashinany-gazonda-kaldyrgan-chen-shtraf-salyrga-t-k-dim-ittel-r-5776671

 

Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D0%BC%D0%B0%D1%88%D0%B8%D0%BD%D0%B0%20%D0%BD%D0%B0%20%D0%B3%D0%B0%D0%B7%D0%BE%D0%BD%D0%B5&from=tabbar&pos=4&img_url=https%3A%2F%2Fmisanec.ru%2Fwp-content%2Fuploads%2F2018%2F10%2F%25D0%25BF%25D0%25B0%25D1%2580%25D0%25BA%25D0%25BE%25D0%25B2%25D0%25BA%25D0%25B0.jpg&rpt=simage

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев