Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә самокатта йөрүчеләргә дә штраф салырга тәкъдим ителде

Россия Транспорт министрлыгы төзегән Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча электр самокатларында, гироскутерларда, монотәгәрмәчләрдә һәм роликлы тимераякта куркыныч йөргән өчен штраф яный. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән «Парламентская газета» яза.

 

Документны хәзер автомобиль транспорты өлкәсендә «регулятор гильотина» механизмын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем тикшерә. Моннан тыш, төзәтмәләр РФ Юстиция министрлыгына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертизага җибәрелде, диделәр Транспорт министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шәхси мобильлек чараларын хәрәкәтнең аерым категориясенә кертү күздә тотыла. Җиде яшьтән кечерәк балалар аларны өлкәннәр белән бергә тротуарларда һәм җәяүлеләр сукмакларында гына куллана алачак. 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр шул ук урыннарда үзләре генә, ә өлкәнрәкләр тормоз, фонарь һәм яктылык кайтаргычлар булганда юл кырыеннан да йөриячәкләр.

Җәяүлеләр белән бергә хәрәкәт иткәндә шәхси мобильлек чаралары хуҗалары сәгатенә 20 километрдан тизрәк йөри алмый. Аларга исерек килеш йөрү тыелачак

Үзгәрешләр кабул ителгән очракта, электр самокатларында һәм гироскутерларда йөргәндә кагыйдә бозучыларга 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф яный. Хәер, басма уздырган сораштырудан күренгәнчә, Дәүләт Думасы депутатлары мондый санкцияләрне җитәрлек түгел дип саный. 

 

 https://tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев