Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә сыекландырылган газда эшли торган беренче теплоход Татарстанда төзелә

Татарстанда сыекландырылган табигый газ белән эшли торган елга пассажир теплоходын төзү эшләре агымдагы елның ахырында тәмамланачак. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин шул хакта хәбәр итте.

 

«Сыекландырылган табигый газ белән эшли торган елга пассажир теплоходын төзү – Татарстанда „Ак Барс“ судно төзелеше корпорациясе базасында гамәлгә ашырыла торган мөһим проектларның берсе. Россиядә мондый судноның тиңдәшләре юк», - диде ул.

Ленар Сафин сүзләренчә, әлеге судно Казан – Зөя экскурсия маршрутында, шулай ук Казан Кремле янында Казансу елгасы буйлап сәяхәт итү өчен кулланылачак.

Елга теплоходын төзү белән Горький исемендәге Яшел Үзән заводы шөгыльләнә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/business/24-01-2020/rossiyad-syeklandyrylgan-gazda-eshli-torgan-berenche-teplohod-tatarstanda-t-zel-5718322

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев