Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә тыелган препаратлар исемлеген киңәйттеләр

Россиядә тыелган көчле препаратлар исемлеге киңәйтелде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

Исемлеккә өч «даруханә наркотигы» — прегабалин, тропикамид һәм тапентадол кергән. Бу дарулар тормыш өчен кирәкле дарулар исемлегенә керә, әмма еш кына билгеләнү буенча файдаланылмый.

Препаратлар 2013 елдан популярлашты, алар белән сәүдә итү 20 тапкырга арткан. Элегрәк бу матдәләрне срогы чикләнмәгән рецептлар буенча сатып алырга була иде. Тик 2015 елдан аларны бер тапкыр гына ала торган рецепт буенча бирә башладылар.

Тыю турындагы карарны 7 июньдә Премьер-министр Дмитрий Медведев имзалады. Бу препаратларның законсыз әйләнеше өчен Россия Җинаять кодексының 234нче маддәсе 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 200 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәза бирүне күздә тота.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев