Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиялеләр озаграк яши башлаган

Россиядә гомер озынлыгы 72 яшьтән арткан. 2016 елның беренче ярты елында Россиядә гомер озынлыгы 72 яшькә кадәр арткан, дип хәбәр итә РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова. Бу хакта "Интерфакс" яза. "Росстат мәгълүматлары буенча 2016 елда уңай демографик тенденцияләр ныгыды. 2016 елның беренче ярты елында россиялеләрнең гомер озынлыгы 72,03 яшькә...

Россиядә гомер озынлыгы 72 яшьтән арткан.

2016 елның беренче ярты елында Россиядә гомер озынлыгы 72 яшькә кадәр арткан, дип хәбәр итә РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова. Бу хакта "Интерфакс" яза.

"Росстат мәгълүматлары буенча 2016 елда уңай демографик тенденцияләр ныгыды. 2016 елның беренче ярты елында россиялеләрнең гомер озынлыгы 72,03 яшькә кадәр арткан яки 0,67 елга. Бу 2015 ел күрсәткечләре (71,39 яшь) белән чагыштырганда", - диелгән хәбәрдә дип белдерә Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми вәкиле О.Салагай.

Ведомство мәгълүматлары буенча, агымдагы елда гыйнвар-июльдә 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 36,6 мең кешегә кимегән", шул ук вакытта үлем буенча гомуми күрсәткечләр - 3,7 % ка.

Хезмәткә яраклы вакытта үлүчеләр 5,2%ка - 11,9 меңгә кимегән.

"Туберкулездан үлүчеләр саны 18,6% кимегән, сулыш органнары авыруларыннан - 12,5%ка, кан әйләнеше системасы авыруларыннан - 6,5%, ашкайнату органнары авыруларыннан - 5,6% һәм яңа авырулардан - 1,5%. Шулай ук тышкы сәбәпләр нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 7,1 % ка кимегән, юл-транспорт һәлакәтләреннән - 12,1%", - дип ачыклык кертте Скворцова.

Ул шулай ук яңа туган балалар үлеме күрсәткечләре тарихи минимумга кадәр төшүен белдерде: 2016 елның гыйнвар-июлендә бу күрсәткеч 9,1%, кимегән, бер яшькәчә балалар үлеме - 9,6 %ка.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев