Рөстәм Миңнеханов: КФУ обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү — Россиянең зур җиңүе
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов: КФУ обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү — Россиянең зур җиңүе

Казан федераль университетының астрономик обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү — санкцияләр шартларында Россиянең зур җиңүе.

Бу фикерне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән йомгаклау матбугат конференциясендә белдерде.

«Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев абруе роль уйнады, ул — ЮНЕСКО илчесе. Һәм моның белән исәпләшмәү мөмкин түгел. Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан төгәл эш башкарылган. Бу комплекс үз нәтиҗәләрен бирде. Без фикерләшкәндә, төрле тәкъдимнәр булды — хәзерге вәзгыятьтә безгә бу кирәкме, дигән. Минем позициям «ахырга кадәр барырга» иде», — диде республика җитәкчесе.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга «Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре» объектын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында диплом тапшырды.

"Т.И."


Нет комментариев