Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ростов-на-Донудагы һәлакәт: һәлак булучыларның җәсәдләрен җыя башладылар

Җәсәдләрнең беренче фрагментлары һәм "кара тартма"ларның икесе дә табылган. Боингның һәлакәткә очравы буенча Тикшерү комитетының берничә төп версиясе бар: экипаж хатасы һәм һава торышы шартларының начар булуы. Самолет җиргә төшәр алдыннан җил тизлеге 70 км/сәг җиткән. Бу, үз чиратында, лайнерның егылып төшүенә китергән булырга мөмкин. Пассажирлар арасында 44 россияле, 8...

Җәсәдләрнең беренче фрагментлары һәм "кара тартма"ларның икесе дә табылган.
Боингның һәлакәткә очравы буенча Тикшерү комитетының берничә төп версиясе бар: экипаж хатасы һәм һава торышы шартларының начар булуы. Самолет җиргә төшәр алдыннан җил тизлеге 70 км/сәг җиткән. Бу, үз чиратында, лайнерның егылып төшүенә китергән булырга мөмкин.
Пассажирлар арасында 44 россияле, 8 украинлы, 2 һиндстанлы, 1 Үзбәкстан гражданины да булган.
Дәүләтара авиация комитеты (МАК) комиссиясе дә тикшеренү эшенә керешкән. Тиздән Боинг теркәлгән һәм кулланылышта булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бегечләре дә кушылачак. Тикшеренүдә шулай ук АКШ һәм Франция белгечләре дә катнашачак, чөнки самолет - Америкада, двигательләре Франциядә җитештерелә.
- Аваиаһәлакәтне тикшерү өчен көчәйтелгән тикшерү-криминал төркеме булдырылган. Ул үз эчендә 50 тәҗрибәле хезмәткәрне ала, - ди Россия Тикшеренү комитеты вәкиле Владимир Маркин.
Аэропортка һәлак булучыларның тугганнары килә. Алар өчен "Дон-плаза" кунакханәсендә урыннар булдырылган.
FlyDubai авиакомпаниясенең генераль директоры Гейт аль-Гейт һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклаша.
- Әлегә без авариянең бар нечкәлеген дә белмибез. Ләкин шулай да җирле хакимият вәкилләре белән авиакатастрофа сәбәпләрен ачу өчен тыгыз элемтәдә торабыз, - ди ул.
Чыганак:http://intertat.ru/
Татпресса ру фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авиакатастрофа