Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Розеткада калган зарядник шартлаган (булган хәл)

Элек телефонны төнгә зарядкага куеп калдыра торган гадәтем бар иде. Хәзер алай эшләмәскә тырышам. Бу, чыннан да, бик куркыныч булырга мөмкин.

 

Дус кызым хәзер Төркиядә ял итә. Бу хәлне ул сөйләде. Кич йокларга ятканда телефонын зарядкага тыгып калдырган. Телефоны да арзанлы түгел, кыйбатлы, "алмалы" телефон. Төн уртасында шуның заряднигы шартлаган. Зарядникның кайбер өлешләре розетка эчендә калган. Шартлау нәрсә аркасында булганын әйтүе кыен, әллә төрек розеткасы, әллә эштән чыккан зарядник... Ярый розетка кровать янында ук булмаган. Бер-бер хәл була калса, чит ил илдә, отельдә нишләмәк кирәк?!  Дус кызым курку һәм ватык розетка өчен штраф белән генә котылган.  

Телефоннарын зарядкага тыгып кочаклап йоклаучыларны да шактый беләм. Болай йоклау аркасында янгын чыгу, имгәнү очраклары турында да күп язалар.

Бу хәл турында күбрәк кеше белсен иде, язма белән уртаклашыгыз. Үзегенне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Идел

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/rozetkada-kalgan-zaryadnik-shartlagan-bulgan-khl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X