Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов: Белгечләр безнең вакцина — иң уңышлысы, дип раслый

Галимнәр һәм тикшеренүчеләр раслаганча, коронавирустан Россия вакцинасы — бүгенге көндә эшләнгән барлык вакциналар арасында иң нәтиҗәле һәм уңышлысы.

Татарстанда коронавируска каршы вакцинация тискәре нәтиҗәләрсез уза. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IV чакырылыш Чаллы шәһәр Советының бишенче утырышында әйтте.

«Белгечләр безнең вакцинаның иң уңышлы, иң нәтиҗәле булуын раслый. Мин рәсми рәвештә вакцина алган кешеләрдә нинди дә булса тайпылышлар, проблемалар юк дип ышандыра алам. Безнең сәламәтлек саклау системасы эшендә мондый очракларны без әлегә күрмибез», - дип искәртте Миңнеханов.

Татарстанда «Спутник V» препараты белән Covid-19дан күпләп вакцинация уза. ТР Президенты республиканың 1,5 млн кешесенә вакцина ясау бурычын куйды. Бүгенге көндә коронавирустан 48 мең 204 татарстанлы прививка ясаткан.

 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев