Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов дистанцион укуга күчү турында фикерен әйтте

Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле, Татарстанда мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планы юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Дистанцион укуга күчү буенча бернинди карар да көтелми, моңа ихтыяҗ да юк», — диде ул.

Татарстан Президенты фикеренчә, беренче чирек республикада балаларны санитар нормаларны үтәп укытуны оештыра алуны күрсәтә. Ишектән керүгә фильтр, термометрия оештырылган, алар мәктәптә белем бирү системасы эшен тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, уку елы башыннан 40 укучы һәм 121 укытучы коронавирус белән авырган. Алар берсе дә мәгариф учреждениесе эчендә коронавирус таралуга китермәгән. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/official/31-10-2020/tatarstan-prezidenty-m-kt-pl-rne-distantsion-ukuga-k-cher-plany-yuk-5782605

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев