Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов: Җиңү бәйрәмендә ватандашлар кыюлыгын горурлык белән искә алабыз

Җиңү бәйрәмендә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ирек мәйданында хәрби парадта ясаган чыгышында шулай дип белдерде.

 

«Бөек Ватан сугышында күп милләтле халкыбызның немец фашистларын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм. Нәкъ 75 ел элек, 24 июньдә, Мәскәүдә маршал Жуков Кызыл Армия гаскәрләре парадын кабул итте. җиңелгән Германия флаглары мавзолей төбенә ташланды. Бүген ветераннар каһарманлыгына дан җырлап, бөтен илдә Җиңү парадлары уза», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент Россиядә коточкыч сугыш кагылып узмаган бер генә гаилә дә булмаганын искәртте. Татарстаннан 700 меңнән артык кеше китеп, яртысы кире кайтмаган. «Тылда калганнар — картлар, хатын-кызлар, балалар да Җиңүне якынайту өчен үз өлешен кертте. Авырлыкларга карамастан, безнең халык аларга каршы торды, зур батырлык күрсәтте. Бу якты бәйрәмдә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз, солдатларның каһарманлыгын хөрмәтлибез», — диде ул.

Республика җитәкчесе парадка Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чакырылганын, аның 1945 елда Мәскәүдәге парадта да катнашканын билгеләп узды. «Хөрмәтле ветераннар! Җиңүчеләр буынына хәрби һәм хезмәт батырлыгы өчен зур рәхмәт, сезнең алда баш иябез. Сез һәрвакыт безнең өчен батырлык, чыдамлык, патриотизм үрнәге булачаксыз», — дип мөрәҗәгать итте Президент ветераннарга.

Рөстәм Миңнеханов балаларны да Ватанга тугрылык мисалында тәрбияләргә кирәклеген, тарихны күчереп язуның теләсә нинди омтылышларына чик кую тиешлеген ассызыклады. Илнең Баш Главнокомандующие Владимир Путин җитәкчелегендә илнең оборона потенциалы, Россия Коралланган көчләре абруе артканын әйтте. «Җиңүче халык һәм аның фидакарь Армиясенә дан!» — диде Президент. Шуннан соң Татарстан Республикасы дәүләт гимны яңгырады.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/24-06-2020/r-st-m-mi-nehanov-i-b-yr-mend-vatandashlar-kyyulygyn-gorurlyk-bel-n-isk-alabyz-5751776

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев