Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов: Медицина хезмәткәрләре алдында баш иябез

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарның сәламәтлеге сагында торган республиканың һәр медицина хезмәткәренә рәхмәт белдерде. Бу хакта Татарстан Президентының Медицина хезмәткәре көне белән котлавында әйтелә.

 

«Сезне чын күңелдән төп һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез гомер-гомергә кызгану, шәфкать һәм кешелеклелекнең югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торды. Кешеләрдә өмет һәм оптимизм уятып, аларның авыртуларын көн саен уртаклашу җиңел түгел», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, кешеләр турында кайгырту, сәламәтлек иң югары кыйммәткә ия буларак хакимият органнары эшендә өстенлекле юнәлеш. Республика эзлекле рәвештә сәламәтлек саклау системасын үстерү буенча чаралар күрә.

Илкүләм проектлар һәм максатчан программалар кысаларында яңа югары технологияле үзәкләр төзелде, хастаханәләрне һәм поликлиникаларны җиһазландыру сизелерлек яңартылды. Шул ук вакытта матди-техник базаны ныгыту һәм югары технологияле ярдәмне үстерү белән беррәттән, без медицина мөмкинлекләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү һәм авыруларны профилактикалау, медицина кадрларын әзерләү һәм аларга ярдәм итү өчен тырышабыз, - ди республика җитәкчесе.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев