Рөстәм Миңнеханов проектта җиңгән балалар өчен Казан Кремле буенча экскурсия уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләр белән очрашты.
Ул аларга үз резиденциясе буйлап экскурсия үткәрде һәм балачак мавыгулары хакында сөйләде.
«Балачакта мин техника, машиналар, механизмнарны бик яраттым. Бераз фото белән шөгыльләндем», — диде Миңнеханов.
Республика Президентының эш бүлмәсендә бер кыз аның өстәле янына утырды. Балалар көлеп җибәрде һәм аны Татарстанның булачак Президенты дип атады. «Ә мин ярдәмче булырмын», — дип килеште Миңнеханов.
Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.
Ул шулай ук «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты безнең республиканың бай мәдәниятен өйрәнү, яңа дуслар табу мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үтте.
Балалар шулай ук балачакта Рөстәм Миңнехановның кем булырга теләве белән дә кызыксындылар.
Балалар Президентка "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында катнашучыларның теләкләре һәм бәяләмәләре язылган китап-альбом тапшырдылар.
Бу уку елында «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында 200 меңнән артык бала катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев