Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә 3 сентябрь темасына шаяртты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген көнне шаяртудан башлады – ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Ирек мәйданы күренешен календарь бите белән урнаштырды.

 

Mail.ru Group үткәргән сораштыру нигезендә, 3 сентябрь, Михаил Шуфутинский башкаруындагы җырга инде 25 ел тулуга да карамастан, Россиядә иң популяр шаяртуларның берсе булып кала.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең өчтән бере 3 сентябрьдә Михаил Шуфутинскийның календарь хакындагы шул исемдәге җырын башкару гадәткә кереп китүе хакында белми. Шул ук вакытта, җыр белән таныш булган кешеләрнең күпчелегенә (90 процент) аның белән бәйле шаяртулар ошый.

Респондентларның яртысыннан артыгы (56 процент) бу көнне үз сәләтен күрсәтергә һәм «миләш учаклары» хакында шаяртырга җыена.

«Третье сентября» җыры 1994 елда чыккан «Гуляй, душа» альбомына кертелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/03/192725/

Фото: инстаграм

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев