Заман сулышы

«Рубин» клубы бер уенчы өчен 20 миллион сум түләячәк

Казанның «Рубин» һәм Мәскәүнең «Спартак» клублары Солтмурад Бакаевның күчүе турында килешү төзеде. Трансфер суммасы 20 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу турыда «Футбол биги» телеграм-каналы хәбәр итә.

 

20 яшьлек ярымсакчының Мәскәү клубы белән килешүе 2020 елның 30 июнендә гамәлдән чыга, әмма командалар килешү срогы тәмамлануны көтмәскә булган.

Шунысы кызык, «Спартак» командасы «Рубин» уенчысын кире сатып алу хокукын калдырды. Бу Мәскәү клубына 4 миллион еврога төшәчәк.

Реклама

Хәзерге вакытта уенчының трансфер бәясе 450 мең еврога бәяләнә.

 

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: