Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Руслан Айсин: Татар сыйфат, элита билгесе булган

Татар сыйфат, элита билгесе булган. «Яңа гасыр» телерадикомпаниясендә «Татарлар» тапшыруында татарларның килеп чыгышына багышланган әңгәмәләр сериясендә сәясәт белгече Руслан Айсин шулай дип белдерде.

 

«Кавказ төркиләре дә үзләрен татар дип атаганнар, чөнки татар сыйфат билгесе булган, дәүләт дигәнне аңлаткан. Ул әйбер безне сәяси, менталь яктан да берләштергән. Чыннан да, татарның этногенезы катлаулы, шул ук вакытта үзбилгеләнеше татар булган. Татарның мәдәни һәр цивилизацион йогынтысы шуның кадәр көчле булган ки, хәтта башка халыклар да үзләрен татар дип йөрткән», — диде.

Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков кытайларның да монголларны татар дип йөрткәнен әйтте. «Бу татарның әһәмиятеннән килеп чыккан әйбер. Мәсәлән, казахны, үзбәкне бит татар димәгәннәр. Кем эченә күбрәк кыпчаклар кергән, шуларны татар дип атаганнар. Казахларның Чагатай улусыннан чыккан төркеме бар, шуңа күрә казахны татар дип атамаганнар. Кыпчак компоненты бездә һаман бәяләп бетерелмәгән. Ул читтәрәк калып килде», — дип саный.

Аның сүзләренчә, монгол татарлары дигәндә, Алтын Урда оешканда монгол элитасы күпсанлы булмавын, төп халык кыпчак татарлардан торганын аңлау кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/18-02-2020/ruslan-aysin-tatar-syyfat-elita-bilgese-bulgan-5723495

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев