Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сабыен бәби табу йорты ишеге алдында ташлап калдырган

Узган төндә Уфаның Орджоникидзе районында берәү 8 санлы бәби табу йорты ишеген шакый. Сакчы ишекне ачуга балалар креслосында яткан сабыйны күреп кала.

“Бала белән янәшәдә язу да булган. Анда аның исеме һәм туган көне язылган. Кыз бала узган елның ноябрь аенда дөньяга килгән. Тиз арада полиция чакыртканнар. Ахырда сабыйны Аврора урамында урнашкан махсуслаштырылган Бала йортына илткәннәр”, – дип сөйли вакыйга белән таныш чыганак.  

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә бу хәлгә аңлатма бирделәр.     “Полиция хезмәткәрләре тиз арада баланың әнисен ачыклаган. Ул Орджоникизде районында яши. Ана кеше өчече баланы тәрбияләү мөмкинлеге булмавын сөйли. Административ хокук бозу очрагы буенча протокол (ата-аналарның яисә башка законлы вәкилләрнең  балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча  бурычларны үтәмәү) төзелде”,  – диләр ведомствода.  

Ана кешенең, дөрес булса,  беренче никахыннан 9 һәм 10 яшьлек балалары бар. 6 ай элек туган кызчыкны әтисе кабул итмәгән, үзенеке дип танымаган шуңа хатын бу акылсыз адымга барган. Бәлки, бәби табу йорты ишеге алдында баласын ташлап калдырган хатынны ана хокукларыннан мәхрүм итәрләр. 

https://matbugat.ru/news/?id=36801

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабыен бәби табу йорты ишеге алдында ташлап калдырган