Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сак булыгыз: ачык тәрәзә һәм балалар!

Көннәр җылыту белән балаларның тәрәзәдән егылып төшү куркынычы барлыкка килә. Хәвеф-хәтәрдән саклану өчен әти-әниләргә гади куркынычсызлык кайгыдәләрен үтәү дә җитә.

 

 

Кагыйдә буларак, балалар әти-әниләре бүлмәдә булмаган вакытта кул астына эләккән мебель ярдәмендә тәрәзә төбенә менеп утыралар. Шуңа күрә барлык җиһазларны тәрәзәдән читкәрәк этеп куегыз.

Москит сеткаларына ышанмагыз. Алар егылып төшүдән саклап калу өчен хезмәт итми. Киресенчә, бала аңа ышанып, тәрәзәгә таянган сыман таяна, нәтиҗәдә шул ук сетка белән тәрәзәдән төшеп тә китә ала.

Мөмкин булса, тәрәзәнең өске өлешен генә ачып калдырыгыз. Шулай ук максус беркеткечләр куегыз. Тәрәзә рәшәткәләр кую да куркыныч хәлләр килеп чыгудан саклап калачак.

Балаларның караватта яки башка җиһазларда сикерүен тыегыз. Аларны куркынычсызлык кагйыдәләр белән таныштырыгыз. Олыракларын кечкенә балалар артыннан карарга өйрәтегез. Гомумән, балаларыгызны бик кыска вакытка да үзләрен генә калдырмаска тырышыгыз.

 

 Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев