Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сак булыгыз: районга тилчә авыруы үтеп кермәсен

Соңгы арада мал тотучыларның тынычлыгын тилчә-ящур авыруы бозды. Ул – пар тояклы малларда очрый торган куркыныч вирус авыруы, кешене дә зарарлый ала.

 

Яңа 2022 елга аяк бсарга өч көн калганда, Оренбург өлкәсенең Беляев районында шәхси ярдәмче хуҗалыктагы мөгезле эре терлекләрдә тилчә-ящур авыруы барлыгы ачыкланды.


Лениногорск район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, тилчә йорт һәм кыргый партояклы хайваннар өчен куркыныч. Мөгезле эре терлекләр, башка хайваннар, дуңгызлар авыруга дучар була.
-    Тилчә бер кешедән икенче кешегә йокмый, терлек хуҗасына тиз күчә. Зарарланган  терлекне  караганда, тиресен эшкәрткәндә килеп чыгарга мөмкин. Шулай ук тиешенчә эшкәртелмәгән сөт һәм ит ризыклары белән дә керә, - ди ул.
Рашат Әхмәтов әйтүенчә, бигрәк тә тилчәгә яшь хайваннар тиз бирешә. Аларда авыру зур малныкыннан авыррак уза.

Малларда  тилчә авыруын кисәтү өчен нәрсә эшләргә?
- Зоогигиена кагыйдәләрен үтәргә, терлек азыгын ышанычлы җирдән алырга, хуҗалык биналарына, терлек фермаларына керү-чыгу юлында санитар нормаларны үтәргә, сакны арттырырга, йогышсызландыру чараларын күрергә.

- Ветеринария белешмәсе булмаган урыннан ит һәм сөт ризыклары сатып алмаска.

- Яңа сатып алынган терлекне ветеринария хезмәте һәм авыл җирлекләренә теркәргә.

Әгәр сездә нинди булса шик туа икән, әлеге телефоннар буенча шалтыратырга була.  Лениногорск- 8(85595) 2-70-04, 8(85595) 2-55-67.
 Шөгер -  8(85595) 3-42-73. Зеленая Роща -  8(85595) 3-37-48.
Түбән Чыршылы -  8(85595) 3-96-45.  Сарабиккол - 8(85595) 2-98-06.

Рашат Әхмәтов, Лениногорск ветеринария берләшмәсе начальнигы:
-    Инфекциягә каршы торуның төп чарасы – профилактика. Без – ветеринария хезмәткәрләре читтән кертелгән ит продукциясен,  цехларда, базарда, башка сәүдә урыннарында ит әйләнешен ныклы контрольдә тотабыз. Малларны, кош-кортларны  алып-сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрдән сатып алганда аларның каян булуын, ветеринария документларын таләп итәргә кирәк. 1 февральдән шәхси хуҗалыклардагы һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге мөгезле эре терлекләрне тилчәгә каршы вакцинация ясый башлаячакбыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев