Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сак булыгыз: түбәдән бозлы кар төшә

16 гыйнвар көнне кичке өчләр тирәсендә Лермонтов урамы, 23нче йорт ишегалдында өй түбәсеннән машинага кар ишелеп төшкән.

ВАЗ 2114 машинасының түбәсенә һәм арткы пыяласына зыян килгән. Машина хуҗасы тимер атын махсус рәвештә түбәдән ераграк куйган булса да, күрәсең, табигать узенчә шаярган.

Һава торышы бозылу сәбәпле, машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә, бигрәк тә йортлар яныннан узганда, саграк булырга кирәк.

Бүген иртән күпчелек йорт түбәсеннән кар көртләренең төшүе күзәтелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X