Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салават Фәтхетдинов: "Хатынын яраткан ир аңа «Матиз» машинасы алып бирми..

1 августтан Казанда Салават Фәтхетдинов концертлары башлана. Быел аларның юбилей сезоны, әйткәнебезчә, иҗатына 30 ел. Шушы җәһәттән җырчы журналистлар белән матбугат очрашуы уздырды.


 
Очрашуда яңгыраган фикерләрнең кайберләре.
 
Концертта нинди яңалыклар буласы, дип сорадылар. Билгеле, җырчы бар серне дә ачып сала алмый, монда сөйләп бетерсә, аның ни кызыгы кала инде. Шулай да анда ике төп тема кузгатылачак, диде ул. «Гамьсезлек, мәгънәсезлек, битарафлык. Шайтан һәм фәрештә».
 
 
«Концерт 19 августта «Татар моңы» конкурсы белән төгәлләнә. Конкурслар күп, барысы да кирәкле дә түгелдер, мөгаен. Әмма «Татар моңы» башка. Концертта конкурсның төрле төбәкләрдән килгән җиңүчеләре катнашачак.
 
Салават Зәкиевичтан татар журналистикасыннан ни көтүен сорадылар. «Мин алардан акыллы һәм бераз усалрак булуларын, акыллы сораулар бирүләрен көтәм. Бер сүз белән үтерерлек итеп әйтә икән, ул көчле журналист. Минем белән очрашырга килгән кеше миннән кимендә 5 тапкырга акыллырак булырга, бөтен өлкәләрне колачларга тиеш. Сез, журналистлар дөньяның, Казаныбызның матурлыгын языгыз, телебезне, милләтебезне кайгыртып языгыз. Кайчак дөреслекне дә бик үк дөрес итеп әйтеп бетереп булмыйдыр. Татар мәңге проблемалы халык. Тел, дин, җыр, моң дип көрәшә. Җиңә генә алмый. Ә мине мактамагыз, мин аңа мохтаҗ түгел».
 

Күптән түгел Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Россия чемпионы исеменә лаек булды. Билгеле, журналистлар ул хакта сорады. «Спорт – минем иң яраткан темам. Улыма 15 яшь, ул Рязань шәһәрендә 18 яшьлекләр арасында чемпион исеменә лаек булды. Хәзер инде зурлар арасында да үзен сынап карыйсы килә. «Анысын уйлашырбыз. Ләкин сине 5-6 ел буе трассада типкәләп кенә йөртәчәкләр. 5 ел урын турында хыялланма», – дидем. Ул риза булды. Миңа еш кына, нигә улыгызны мондый куркыныч спортка бирдегез, диләр.

Автоспортны мин алай куркыныч дип санамыйм. Аллаһы Тәгалә язса, барган җиреңнән дә сөртенеп егыласың. Ләкин мин улыма шарт куйдым: әгәр дә укуың аксый икән, бу спортны ташлыйсың да, шахматка утырасың! Быел ОГЭ язды, әйбәт язды үзе болай. Хәзер балаларга безнең чактагы кебек «4», «5» куймыйлар икән ул. Улымның билгеләре – 4,6; 4,7.
 
Иң авырткан темаларыбызның берсе – телебез. Салават абыйга элиталы татар мәктәбе булдыру мәсьәләсен дә җиткерделәр. Әлеге мәсьәлә җырчыбызны да борчый икән. «Быел безнең концертларда да шушы тема күтәреләчәк. Әлбәттә, юмор аша әйтеләчәк ул. Минем бик бай бер танышым бар. Ул үзенең бик яхшы зур йортын татар мәктәбе өчен бирергә йөри. Андый кешеләр бар ул».
 

  
Бер елны Салават Фәтхетдинов «Матиз»да йөрүче хатын-кызларга ачуы килүен белдергән иде. Нигә ачуы килүе турында да сораштык. «Хәзер машина йөртүчеләрнең 70 проценты хатын-кыз. Хатын-кыздан юньле шофер һәм юньле баянчы чыкмый. Булса да, 7 процентыннан гынадыр. Хатынын яраткан ир, беренчедән, аңа «Матиз» машинасы алып бирми. Хатын-кызга машина балаларны йөртү өчен икән, ул аңа үзе йөргән машинадан куркынычсызрак, ышанычлырак машина алып бирергә тиеш».

Һәм ул юлда үзе белән булган бер вакыйганы сөйләде. Ничектер аларның юлын «Матиз» автомобиле кистереп чыга. Рульдә чәчен-башын тузгыткан хатын-кыз булуын абайлый җырчы. Кагыйдәне үзе бозса да, гаепне үзеннән күрм, ахрысы, тәрәзәсен төшереп, җырчыга урта бармагын тырпайтып китә (нәрсә белдергәнен аңлыйсыздыр инде). «Берәр минут чамасы күрсәтеп баргандыр. Минем шофер аптырады, нишләтик моны, ди. Үткәреп җибәр, үзе берәр җиргә килеп төртелгәнче, барсын шунда, дидем. Хатын-кыз үзен шулай тотарга тиешме?»

ЛИЛИЯ ГӘРӘЕВА

ЧЫганак:http://syuyumbike.ru/yanalyklar/?id=7860
 
Язма кыскартылып бирелде.

ФОТО: Рамиль Гали
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев