Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарманда балалар сугышканнан соң үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды

Татарстанның Сарман районында мәктәп укучылары сугышканнан соң прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

 

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре районда мәктәп администрациясе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар тарафыннан балалар һәм яшүсмерләр арасында профилактика эше тиешле дәрәҗәдә алып барылмавын ачыклаган. Прокуратура фикеренчә, әлеге факт укучылар арасында конфликт тууга сәбәп булган.

«Сарман районы полиция бүлеге һәм мәгариф бүлеге башлыклары адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү һәм гаепле вазифа затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту таләбе белән гариза тапшырылды», - дип белдерде агентлыкка ТР прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге прокуроры Кристина Соловьева.

«Татар-информ» агентлыгы 23 гыйнварда Сарманда «Олимп» кибете янында мәктәп укучылары арасында конфликт килеп чыгуы хакында хәбәр иткән иде инде. Бишенче сыйныфта укучы кыз һәм җиденче класста белем алучы малай күпсанлы укучылар күз алдында сугышкан. Моны кесә телефоны камерасына төшереп алганнар.

Әлеге вакыйгадан соң полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тикшерү эше башлады.

 

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев