Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сару кайнаса, нишләргә?

Сару кайнаганда сода эчү, акбур ашау зыянлы.


 

 

Сару кайнап, ашказаныннан әче килеп йөдәткән очракта сода эчәргә һич ярамый. Акбур ашау да зыянлы. Алар кислотаны сүндерәләр, ләкин газлар аны кабаттан эшләп чыгара. Акбур да, сода да канга сеңеп, аны селтелеләндерә, бөерләрдә таш утыра.
Активлаштырылган күмер эчәргә була. Берьюлы берничә төймә күмер кабып, күп итеп су эчеп куегыз.

Миндаль чикләвеге ашказаны кислотасын нейтральләштерә. Чикләвекне кайнар су белән юып, кабыгын чистартыгыз. Миндальне акрын гына чәйнәп, озаклап ашагыз.

Бәрәңге согы да сару кайнауны бетерә. Бәрәңгене вак угычтан уып, согын сыгыгыз да 2-3 аш кашыгы эчеп куегыз. Бу сокны ашар алдыннан эчәргә.

Минераль су да сару кайнауны баса.

Блендерда 2-3 салат яфрагын ваклап, 1 стакан салкын суга шуны кушып, аз-азлап кына эчегез.

Әгәр һаман сару кайнап интектерсә, дару ясагыз. Кофе тегермәнендә җитен бөртекләрен тарттырыгыз да, шушы онны герметик савытта саклагыз. Сару кайный башласа, 1 бал калагы җитен онын бер савыт җылы суда болгатып, аз-азлап эчегез.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/saru-kaynasa-nishlrg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев