Заман сулышы

Шагыйрь Роберт Миңнуллин Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләнде

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин Казанның Тынычлык бистәсендәге мөселман зиратына җирләнде.

 

Роберт Миңнуллинның кабере үзәк аллеяда, 2019 елның ноябрендә вафат булган җырчы Рафаэль Сәхабиев белән янәшә.

Шагыйрьнең кабере янында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръән укыды.

Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озату чарасында шагыйрьнең туганнары, якыннары, дуслары, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

Реклама

 

https://tatar-inform.tatar

Автор: Рәмис Латыйпов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: