Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шахматовлар гаиләсеннән бүләк: Зеленая Роща китапханәсе һәм музее Ватан сугышына кагылышлы материалларга баеды

Кеше читкә китсә дә, кече Ватанын онытмый, туган җире турында оныкларының хәтеренә дә сеңдерергә тырыша.

Әнә Шахматовлар гаиләсе даими рәвештә Зеленая Роща авылына килеп, хәтерләрен яңарта, истәлекләр барлый.

Зеленая Роща китапханәчесе Әлфия Хафизова хәбәр иткәнчә, авылдагы музейга Шахматовлар гаиләсе бергә оныклары белән килеп, музейдагы фотоларны күреп, күңелләре белән балачакка кайтып, истәлекләр белән уртаклашканнар.

Әлфия Хафизова хәбәр иткәнчә, Шахматовлар гаиләсе 1950нче елларда нефтьчеләрнең данлыклы поселогы – Зеленая Рощада, беренче төзелгән урамнарның берсендә – Матросов урамында яшәгәннәр. 

-    Гаилә башлыгы – Иван Шахматов –совет-фин сугышында катнашкан һәм Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1915 елда Иске Иштирәк авылында туган. 1941 елда Ленинград өлкәсе Тосненский хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка чакырыла. Ленинград өлкәсе 51нче ОПАБРда хезмәт итә. ГАЗ-АА машинасында бик күп юллар үтәргә туры килә. Кышын Ладога күле аша узучы легендар “Тормыш юлы” аша да уза ул. Күп санлы медальләр һәм орденнар белән бүләкләнә. 1945 елда демобилизацияләнә. Туган ягына кайткач, озак еллар, пенсиягә чыкканчы “Лениногорскнефть” идарәсендә шофер булып эшли. 1977 елда вафат була, - ди сөйли Әлфия Хафизова.

Ветеранның тормыш иптәше – Минсрур Гарифулла кызы. Ул тыл хезмәтчәне, Ватан сугышында хезмәт фронты ветераны. Дәһшәтле сугыш елларында хезмәт фронтына чакырыла. “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы вакытында данлы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. 1945 елда Иван Шахматов белән гаилә коралар, 32 ел бергә тормыш итеп, бер ул һәм өч кыз тәрбиялиләр. Минсрур апа 94 яшькә кадәр яшәгән, Зеленая Рощада ире янына күмелгән.

Әлфия ханым сөйләвенчә, Шахматовлар бу юлы үзләренең оныклары белән музейга киләләр. Үсеп килүче буын да әби-бабалары, авыл тарихы турында белергә тиеш. Бертуганнар – Алсу, Сиринә, Ганҗә һәм Данис музейга гаиләләренә кагылышлы тарихи материаллар: фотографияләр, альбом да тапшырганнар. 

Тулырак "Заман сулышы" газетында


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев