Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгер мәктәбендә: һәр җәүһәрдә халык тарихы яши

Тормышның үзенә генә хас матур, күңелле, куанычлы яклары күп. Мин, мәктәп тормышында кайнаган кеше буларак, әйтәм бу турыда.



Узган ел без Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында эшчәнлек алып бардык. Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле бар.  Җир шарында яшәүче халык 6 меңнән артык телдә сөйләшә. Барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла. Ә безнең туган телебез, татар теле, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе.

 В. П. Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә ел дәвамында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан күп төрле чаралар, бәйрәмнәр узды.  Чаралар татар телендә генә түгел, ә рус телләрендә дә оештырылса да, сүзем татар телендә үткән чаралар турында булачак.

Шөгер  мәктәбендә укучыларның татар телен өйрәнүгә теләкләрен арттыру һәм татарча фикерләү, сөйләү, аралашу күнекмәләрен үстерү; татар теленә, туган җиребезгә хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан узган елда нинди генә чаралар үтмәде! Бу –төрле күргәзмәләр, якташ шагыйрьләребез, рассамнарыбыз белән  очрашулар, спектакльләр, концертлар, ребуслар, кроссвордлар төзү, башваткыч уеннары үткәрү, “Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән стенгазеталар чыгару дисеңме, кызыклы итеп үткәрелгән дәресләр турында әйтеп тә тормыйм инде.

Укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру өчен мәктәп китапханәсендә кечкенә генә булса да музей бар. Аның әһәмияте бик зур. “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән милли җәүһәрләр күргәзмәсе (бишек, намазлык, кызыл башлы сөлге, читек, милли түбәтәй, калфак, гармун һ.б.) укучыларда зур кызыксыну уятты.

Ел дәвамында мәктәп күләмендә 94 чара үткәрелде. Декабрь аенда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын  тантаналы рәвештә йомгаклау концерты булып узды.

Бәйрәм ахырында милли белем һәм тәрбия эшәре буенча директор урынбасары Рәмзия Хәйрова ел дәвамында эшләнгән эшләргә йомгак ясады һәм актив катнашкан сыйныфларны һәм укучыларны грамоталар белән бүләкләде.
 

Тулырак: "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

Гөлфия Шәйдуллина,
Шөгер мәктәбе китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев