Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгер тамашачысы Раил Гыйззәтуллинның концертын яраткан

12 февраль көнне Шөгер авылы мәдәният йортында авылдашыбыз Раил Гыйззәтуллин һәм аның иҗатташ дуслары концерты гөрләп узды, дип яза Шөгер мәдәният йорты.

Мәдәният һәм сәнгать дөньясында танылган, халык җырларына җан өрүче, җырлары белән күңелләрне тетрәндерүче, тавышы белән таң калдыручы, халыкара һәм республикакүләм конкурслар лауреаты, безнең горурлыгыбыз булган авылдашыбыз Раил Гиззатуллин моңлы итеп "Шөгер" җырын сузды.

Раилдә моң һәм талант, тыйнаклык һәм ихласлык хас. Халык мәхәббәтенең сәбәбе дә нәкъ менә шундадыр. Аның сәхнәдәш дуслары искиткеч музыкаль гаилә: Ильмира һәм Ильдар Массаровлар.

Сәхнә түрендә кубәләктәй биюче кызлар Гүзәл Каюмова һәм Гөлгенә Сарвартдинова.

Музыка өлешен алып барды айлы да нурлы да егет Айнур Фархутдинов. Шөгер тамашачысы көчле алкышлар бүләк итеп рәхмәтен белдерде, дип яза Шөгерлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев