Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгердә Хәтер көне уңаеннан чара узган (фотолар)

Шөгер балалар китапханәсе хезмәткәре Светлана Заһретдинова 22 июнь көнне лагерьда йөрүче балаларны китапханәгә чакырды. "Хәтер һәм кайгы көне" дигән тематик чарада балалар Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тулу уңаеннан тирән эчтәлекле презентация карадылар, "Китап битләре сугыш турында сөйли" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, сугыш һәм...

Шөгер балалар китапханәсе хезмәткәре Светлана Заһретдинова 22 июнь көнне лагерьда йөрүче балаларны китапханәгә чакырды.
"Хәтер һәм кайгы көне" дигән тематик чарада балалар Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тулу уңаеннан тирән эчтәлекле презентация карадылар, "Китап битләре сугыш турында сөйли" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр сөйләделәр. Китапханәнең уку залы балаларның "Без тынычлык телибез!" дигән темага ясаган рәсемнәре белән бизәлгән иде. Рәсемнәр конкурсында Бадертдинова Э., Кашапов Р., Галяутдинова Д., Гиниятуллина Д.,рәсемнәре югары бәя алды."Без тынычлык өчен тавыш бирәбез!" дигән плакатта ясап алып килгән балалар.
Соңыннан балалар тәрбияче апалары белән Шөгер мәдәният йөрты каршындагы сугыш һәм тыл батырлары хөрмәтенә төзелгән һәйкәлгә юнәлделәр. Сугышта катнашучы авылдашларыбыз, сугыш корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдык, һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Сабыйларның да, олыларның да теләкләре бер: сугышлар кабатланмасын, илебез күге һәрчак аяз булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев