Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгердә яшәүче Нина Бозырованы котладылар

Лениногорск районы “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Шөгердә яшәүче Нина Федоровна Бозырованы 90 яше белән котлады.



Котлар өчен юбилярның өенә бардылар. Ул үзәктән социаль ярдәм алучы булып тора. Нина Федоровнаны котларга Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин килде.

Юбиляр күп еллар үзе генә яши, тол калган. Берүзе өч баланы – ике кыз һәм бер улын аякка бастырган. Нина Федоровна 40 ел Шөгер хастаханәсендә участок шәфкать туташы булып эшләгән.

Аңа карата бик күп җылы теләкләр әйтелде. Ул үзе дә тормышны яратып, кешеләргә шатлык бүләк итеп яши.

фотолар: "Исток-Башлангыч"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев