Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр һәм район мөхтәсибәте Корбан бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле дин кардәшләребез!


Дөнья мөселманнары изге Зөлхиҗә аеның бәрәкәтле көннәрен югалтмаска тырышып, хәерле гамәлләрдә булырга тырыша. Хәдистә әйтелә: “Гамәлләрнең иң изгеләре Зөлхиҗә аеның беренче ун көнендә кылынганнарыдыр”. Димәк, калган көннәргә караганда, әлеге изгелекләр аеруча саваплы булыр. Аеруча Гарәфә көне уразасы. Хәдистә ул үткән һәм киләсе елгы гөнаһларны сөртәдер диелә. Бу елны ул 19 июльгә туры килә.

Ә инде 20 нче июль – Корбан бәйрәме. Хәленнән килгән һәр мөселман бу көнне корбан чалып, мохтаҗларны һәм туганнарын сыйларга тиеш. Шул рәвешле ул иң зур вә саваплы изгелекләрнең берсенә ирешер.

Олугъ бәйрәм уңаеннан барыгызны да олугъ бәйрәм – Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Аллаһ Тәгалә йортларыбызга бәрәкәт иңдерсен! Гомер юлларыбызны гел туры юнәлештә үткәрергә насыйп кылсын! Илләребезнең тынычлыгыннан мәхрүм итә күрмәсен!

Сырхауларга шифа, ярлыларга мөлкәт, адашучыларга һидәят, ялгышучыларга магъфират насыйп ителсен! Ахирәткә иман белән күчергә, мәңгелектә Фирдәвес дәрәҗәләренә ирешергә язсын! Амин!

Иң изге теләкләр белән, барлык район имамнары исеменнән Лениногорск шәһәре һәм районы мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев