Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Саныйлар, теркиләр: шәһәр һәм районда халык санын алу бара

Мөһим вакыйга вакытында шәһәрдә – 113, районда 36 исәпкә алучы эшләячәк.

Лениногорск Дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе Лилия Хисмәтуллина әйтүенчә, барлык исәпкә алучылар эшкә керешер алдыннан өч көнлек укуларда булганнар. Эчке эшләр бүлегендә ышанычлылыкка тикшеренү узганнар.
-    Лениногорск шәһәре һәм районында халык санын алуда эшләячәк “переписчиклар” – ышанычлы. Күбесенең үз эш, уку урыны бар. Алар бу эшкә бераз акча эшләргә килде. Халык санын исәпкә алучылар ерактан ук танылып тора. Алар зәңгәр шарфтан, символика төшерелгән зәңгәр жилет кигәннәр. “Росстат” дип язылган портфельләре бар, кулларында планшет, - дип сөйли Лилия Фәритовна.

Аның аңлатуынча, исәпкә алучы үзенең таныклыгын һәм паспортын күрсәтә, ә менә сан алуда катнашучы гражданнардан документлар сорарга хакы юк. Барлык язулар яшәүчеләрнең әйткәннәре аша языла.

Районыбызның Зәй-Каратай авылында ике исәпкә алучы хезмәткәр эшли икән. Любовь Вәлиева – авыл җирлеге башкарма комитеты белгече һәм Әлфия Сәгъдиева – балалар бакчасы мөдире. Авыл башлыгы Миләүшә Идиятова исәпкә алучыларны бик молодецлар, диде.
-    Исәпкә алу эше бара. Кызлар көн дә авыл буенча йөриләр. Халык белән аралашалар. Молодцылар. Исән-сау әлеге вазифаны башкарып чыксыннар, - ди ул.

Мичурин һәм Яңа Сережкино авылларында исәпкә алу эшен Светлана Григорьева алып бара. Эш авыр түгелме, дигән сорауга, юк, балалар бакчасында эшләгәндә отчет-хисапларны күп эшләдек, документлар күп тутырдык, ди.
-    Алдан укытулар булды. Кулыбызда планшет. Сорауларны шуннан укып, шунда тутырып барасың, - ди Светлана ханым.

 

Халык санын алуны лениногорскилылар  берничә ысул белән узарга мөмкин:

−    гадәттәгечә, үз өеңдә исәпкә алучыны көтеп алырга була

— стационар участокларда:  Күпфункцияле үзәктә (Тукай ур,7нче йорт), икенчесе – Статистика бүлеге бинасында (Тукай ур, 4нче йорт). Стационар участоклар атнаның алты көнендә, шимбәне дә кертеп, иртәнге 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр эшли.

—  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев