Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрдә мамык чыгаручы тупыл агачын яндырганнар

Лениногорскилы “Халык контроле” порталына тупыл агачыннан зарланып хәбәр юллаган.

Дөрес, биредә агач гаепле түгел.

8 июнь төнендә Гагарин урамы, 16нчы йорт янында тупыл агачына ут төртәләр. Янгын сүндерүчеләр дә килә.  Күрәсең, мамык чыгарып утыручы агач кемгәдер ошамаган һәм яндырырга булган. “Халык контроле” порталына язган кеше хәзер бу агачны кисеп алуларын тели. “Мондый агачлар шәһәребездә бик күп. Мамык чыгарган вакытта алар тагын да куркыныч, янгынга китерергә мөмкин. Аннары аллергияле кешеләр дә күп. Кисеп алсалар яхшы булыр иде”, - дип яза ул.

Әлеге хәбәр башкарма комитетка юлланган.

Июнь урталарында гадәттәгечә ишегаллары, урамнар акка күмелә. Йомшак кына күпереп яткан тупыл, тал мамыгы карап торышка матур күренеш анысы, ләкин күпләр аннан аллергия кичерә.
Белгечләр әйтүенчә, мамык үзе зыянлы түгел, әмма, тупыл мамыгы аллергияле үләннәрнең серкәләрен үзенә сеңдерә, шул рәвешле сизгер кешеләр өчен уңайсызлыклар тудыра.  

Мамык тәрәзә аша өйгә кермәсен өчен саклык чараларын күрергә кирәк. Форточкаларга махсус  челтәр куйдыру файдалы. Урамда йөреп кергәннән соң душ керү, борынны яхшылап юдыру да булыша.

ФОТО: "Халык контроле"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X