Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрдә яшәүче Рушания Гаязова шәмаилләр ясый (ФОТОЛАР)

Шәһәрдә яшәүче Рушания апа Гаязова тик тора торганнардан түгел. Аның бәйләгән, сәйләннәр белән чиккән кул эшләренә сокланып кайткан идем бервакыт. Менә ул күптән түгел яңа шөгыльгә тотынган: шәмаилләр ясый.


Электән үк  әби-бабаларыбыз шәмаилләр явыз рухлардан саклый, йортка тынычлык һәм изгелек иңдерә дип ышанганнар. . Ул - безнең дини культурабыз белән бәйләнгән сынлы сәнгать әсәре. “Җеннәрдән саклый” диюләре ни дәрәҗәдә дөрестер, ә менә Рушания апа шәмаил ясарга өйрәнеп, күптәнге хыялын тормышка ашырган.
-    Кечкенә чакта өйдә кургашка рәсем төшереп ясалган шәмаилләрне күреп гел кызыга идем. Вакыт узгач та шәмаил ясап карыйсы килү теләге кимемәде, хыялландым инде менә. Ниһаять, җай килеп чыкты, Аллага шөкер, - дип сөйли ул.


-    Ураза гаете алдыннан мәчеттән күчтәнәчләр китерделәр. Бер мөлаем гына хатын белән танышып киттек шунда, - дип сүзен дәвам итте Рушания апа. – Ул балалар сәнгать мәктәбендә укыта икән, бик матур рәсемнәр ясый. Шәмаил ясавы турында да сөйләде, шуннан мине дә өйрәтергә риза икәнен әйтте. Берәр көнне килермен , ди.

Сүзендә торды: без эшкә тотындык.


Нәзирә ханым Рушания апаның өенә килеп әлеге шөгыльгә өйрәткән. Бер атна дәвамында аңардан мастер-класслар алган дисәң дә була.

Кирәкле материалларын да үзе белән алып килгән, эскизларын да сызган. Әлеге үзенчәлекле сәнгать әсәрен ясарга аңа бер атна вакыт кирәк була.

Аннан Рушания апа үзе генә ясарга тотына.
-    Бәйләүдән соң бу эш минем өчен бөтенләй икенче төрле тоелды. Шулхәтле мавыктыргыч. Бар күңел җылысын биреп, рәхәтләнеп эшлим, ясыйсым килеп тора. Шулай теләп эшләгәндә бер шәмаилне бер көн эчендә тәмамларга да мөмкин, - ди ул.
 

Розалия Мостафина

 

Язма кыскартылып бирелде. Тулы вариантын "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев