Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрнең Бораулаучылар паркында Ишегалды бәйрәме үтте (ФОТОЛАР)

12 август көнне шәһәрнең Бораулаучылар паркында 7нче ТОС (баш предприятиесе - "ЛениногорскРемСервис") һәм "Оникс" җәмгыяте ишегалды бәйрәме үткәрде.

Көн салкынча булса да, күңелле бәйрәм җылы кертте. Дәртле җырларга кушылып биеделәр, музыкага да биеделәр.

Ишегалды бәйрәме белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Беренче сыйныфка баручыларга сертификат тапшыруда катнашты.

7нче ТОС урынбасары Зилә Мөдәррисова килүчеләргә яхшы кәеф теләде.

7нче ТОС үз микрорайонының актив кешесен, ишегалдында чәчәкләр үстерүчеләрне бүләкләде. 

"Сүнмәс ялкын" ансамбле, Марсель Зарипов үз җырларын бүләк иттеләр.

Балалар белән уеннарны "Логос" үзәге волонтерлары оештырды, тик тотмадылар аларны.

Розалия Мостафина тексты

Алсу Миннебаева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев