Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шулвакыт башыма сукты: бүген мин бар, иртәгә - юк

Сантехника, монтажлау белән шөгыльләнәм. Кичә иртән заказ буенча килдем.

Су торбаларын алыштырырга кирәк. Фатирның хуҗасы 65 яшьләрдәге ир-ат, хатыны да шул чама. Нәрсәләр кирәген яздым да, хуҗа белән кибеткә шуларны алырга барырга җыендык. Ул үзенең машинасында барыйк диде. Өйдән чыктык, хуҗа Тойота кроссоверына кереп утырды.

Өр-яңа машина, салонында күн исләре килеп тора. Гап-гади фатирларына караганда, мондый затлы автомобиль алырлык гаилә кебек түгел бу. Ипләп кенә кызыксына башладым, ничек шушындый машина ала алдыгыз дип сорадым. “Ярты ел элек безгә мираска бер фатир калды. Шуны саттык та, салоннан өр-яңа автомобиль алдык”, – диде ул.

Шулвакыт башымда йөзләгән вариантны әйләндердем, без бит кешенең акчасын урнаштырырга өйрәтергә яратабыз. “Шул фатирга кеше кертеп, шул акчага машина кредитын түләп барсагыз яхшырак була иде бит”, – дидем. Абзый көлеп куйды.

“Без әллә ничә вариант карадык. Әйе, сез әйткән монысын да күздә тоттык. Инде кредитка машина да алырга җыенган идек. Шунда хатынымның энесе үлеп китте. Миннән алты яшькә яшьрәк иде. Иртән йокыдан уянмады. Шулвакыт башыма сукты, мин дә бит бүген бар, иртәгә юк булырга мөмкинмен дип уйладым. Барысына төкердем дә, өч көннән фатирны саттык, шундук машина алдык. Хатын белән Төркиягә ялга барып кайттык, күптән хыяллана идек. Берсенә дә үкенмим”, – диде абзый. Минем аның белән килешми хәлем калмады.

Гали ВӘЛИЕВ.

http://www.tatyash.ru

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев