Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Синоптиклар июльдә ун елга бер тапкыр очрый торган корылык көтелүе хакында кисәтте

Үзәк Россиянең төньяк-көнбатышында бер тапкыр да яңгыр яумаска мөмкин.

Июль аенда Мәскәүдә һәм Россиянең Европа өлешендәге үзәк төбәкләрдә корылык көтелә – әлеге территориядә айлык явым-төшем күләме тиешле норманың нибары 30 процентын гына тәшкил итәчәк. «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец үзенең инстаграм-аккаунтында шулай дип язып чыккан.

«Елның иң дымлы ае саналган июльдә корылык хөкем сөрәчәк, ул климат буенча соңгы ярты гасырда уртача алганда 9-10 елга бер тапкыр гына күзәтелә», - дип искәртте ул.

Аның сүзләренчә, Үзәк Россиянең төньяк-көнбатышында бер тапкыр да яңгыр яумаска мөмкин. Температура нормадан 0,5-1 градуска югарырак булачак.Июль уртасы гына искәрмә булырга мөмкин – бу вакытта эсселек бераз кимиячәк.

РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд элегрәк искәрткәнчә, Россиянең күпчелек өлешендә июль башында һава температурасы нормадан югарырак булачак.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев