Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Синоптиклар Татарстанда октябрь аенда булачак һава торышын фаразлады

Синоптиклар Татарстанда һәм тулаем Россиядә быелгы октябрь ае фаразларын “тизрәк онытасы килгән куркыныч төш” белән чагыштырган. Төбәкләргә һава торышына бәйле яңа аномалияләр килүгә бәйле бу.

Октябрь аенда Идел буе төбәгендә явымлы, салкын һава көтелә. Ай башында һәр көн саен көчле яңгырлар фаразлана.

Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы 10 градустан өскәрәк күтәрелмәячәк. Мәскәү һәм Мәскәү янында да шундый ук һава торышы сакланачак. Ә бер-ике атнадан җылылык инде бөтенләй дә +5 градустан артмаячак, дип яза PRIMPRESS.


Моңа кадәр Татарстанда августның яшеннәр һәм көчле җилдән башланып китәчәге турында хәбәр ителгән иде.

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев