Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәламәтлек саклау министрлыгы хәмер сату өчен минималь яшьне күтәрергә тәкъдим иткән

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәмер куллануны киметү буенча яңа чаралар эшләргә әзер. Министрлык, аерым алганда, спиртлы эчемлекләр сату өчен минималь яшьне күтәрү мөмкинлеген карый. Бу хакта ведомство башлыгының беренче урынбасары Виктор Фисенко белдергән.

Интерфакс хәбәр иткәнчә, ул хәмер рекламалауга өстәмә тыю кертүне, аны пропагандалау һәм куллану өчен административ җәза чарасын кырысландыруны, төбәкләргә үз чикләүләрен кертү хокукын бирүне, хәмерне ташламалы бәядән сатуга, шешәне үтә күренмәле киштәләргә урнаштыруга тыю кертүне тәкъдим иткән. Ул шулай ук зур градуслы эчемлекләрне җәмәгать туклануы оешмаларында сатуны тыю мәсьәләсен күтәргән. “Без боларның барысын да җентекләп эшләргә һәм шушы башлангычлар белән чыгарга әзер”, – дип билгеләп үткән Фисенко.

Министр урынбасары, сораштыру нәтиҗәләренә таянып, респондентларның 78 процентының әлеге чараларны хуплавын билгеләп үткән.

Сүз уңаеннан, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко эчкечелекнең Россия өчен, элеккечә үк, җитди проблема булып калуын искәрткән. Аның әйтүенчә, соңгы дистә ел эчендә хәмер куллану 40 проценттан күбрәккә кимегән. Әмма 2020 елда бу күрсәткеч кимүдән туктаган.

https://vatantat.ru/2022/05/82082/

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек саклау министрлыгы хәмер сату өчен минималь яшьне күтәрергә тәкъдим иткән