Социаль челтәрләрдә Лениногорск районында ир-атның бик зур үрмәкүч тотуы турында хәбәр таралды
Үрмәкүч йорттагы тротуар плитәләре эчендә «көн иткән».
Лениногорск пабликларының берсендә районыбызның Юлтимер авылында ир-атның үз йортында бик зур үрмәкүч тотуы турында хәбәр чыкты.
Үрмәкүч йортта тротуардагы плитәләр арасында "яшәгән". Ир-ат аны башта банкага салган, аннары чыгарып җибәргән.
Социаль челтәрләрдә үрмәкүчнең көньяк Россия тарантуласына ошаганын язалар. Аның агуы вак хайваннар өчен нык зыянлы, хәтта үлемгә дә китерә икән. Ә кешегә аның агуы эләксә, шул урында кычыту һәм шеш барлыкка килә.
фотолар: https://web.telegram.org/a/#-1630158966
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев