Шөгер мәктәбенең хөрмәтле педагогы ул - Эльмира Исхак кызы Гарифуллина.
Юл буйлап, салмак адымнар белән ашыкмыйча, эштән кайтып барышым. Менә бакыйлыкка күчкән Расимә апа һәм Исхак абый Ганиевлар йорты. Аларның гомер иткән тирә-якларын “җәннәт бакчасы” белән чагыштырырсың. Хуҗалыклары авылның искиткеч җирендә урнашкан.
Хуҗа – Исхак абый, алтын куллы кеше иде. Расимә апа тормыш иптәшенә бер-бер артлы биш кыз бала бүләк иткән. Күп бала тәрбияләп үстерүче бу ата-анага халык ихтирам белән карый бездә. Әти-әни кызларына бик яхшы тәрбия бирделәр. Һәркайсысы белем алды һәм һөнәр үзләштерде. Гаилә бик бердәм һәм дус булды.
“Әткәй һәм әнкәйле, апалы-сеңелле туган йорт кадерле хатирә булып төшләремә керә”,- дип сүзен башлады Эльмира, ул Исхак абый һәм Расимә апаның дүртенче кызы.
«Әни атна саен мич тутырып ипи сала. Түгәрәк калайларда пешкән түгәрәк ипине ак сөлгегә әйләндереп сала да, берсен кайнар килеш бүлеп безгә тоттыра. Өстәлдә яңа аерткан сөт өсте. Өйгә тәмле ипи исе тарала. Ә мин ипи кисәген алганчы, мендәргә капланган ипиләр янында бөтереләм. Калай кырыннан ташыган кетердәп торган камырны кимерәм. Аның тәме... Мич алдында озак кайнашканнан бите алсуланган әнигә, аннары гәҗит тотып самовар артында утырган әтигә карыйм да күңелем сөенеч белән тула»
Шөгер мәктәбен тәмамлагач, ул Бөгелмә педагогия училищесына юл тота. Югары белемне Казан дәүләт университетының тарих факультетында ала. Бар күңеле белән дөньяга гашыйк кеше ул Эльмира, тормышның һәр мизгеленнән ямь табып, янәшәдәгеләренә дә җан җылысын бүләк итеп яши. Юкка гына авылдашы Фоат Фатыйх улы Гарифуллин аны гомерлеккә юлдаш итеп сайламый. 30 елдан артык бергә иңне-иңгә куеп бу гади һәм гадәти гаилә матур гомер кичерә.
Бәхетле гаиләдә ике кыз – Гөлинә һәм Гөлназ дөньяга аваз салган. Гөлинә белән Гөлназга кечкенәдән әниләре аларда китапка булган мәхәббәтне уята, әкиятләр сөйләп, тылсым дөньясына алып кереп китә, әнә шулай кызыктырып сихри дөнья ишекләрен ача. Шуңа да Гөлинә дә, Гөлназ хәзер дә буш вакыт табып, китап кибетендә еш булалар.
- Бүгенге көндә авылдашым 35 елга якын мәгариф өлкәсендә. Хезмәте белән коллегаларының, укучыларының һәм аларның әти-әниләренең мәхәббәтен һәм ихтирамын яулаган педагог ул.
Суфия Надыршина
Нет комментариев