Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сорау-җавап: ДЕКЛАРАЦИЯ ТУТЫРАСЫМЫ?

— Узган ел машинамны саттым. Тотылганны алган идем, ике ел гына йөрдем. Белүемчә, автомобиль минем исемдә 3 ел тормагач, салым инспекциясенә декларация тапшырасы. Бу мәҗбүриме, аны тутырмаган очракта ни яный? Машина сатудан керем алмавыңны ничек расларга?

 

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир ШӘЙДУЛЛИН җавап бирде.
— 2019 елда сатылган машиналар буенча декларацияне быелның 30 апреленә кадәр тапшыру мәҗбүри. Бу транспорт чарасы хуҗа исемендә
3 елдан кимрәк вакыт торган очракларга кагыла.
Декларация тапшырылмаса, салым түләүчеләргә искәрмә җибәрәбез һәм бу таләпне үтәмәүчеләргә ким дигәндә 1 мең сум штраф салыначак.
Гадәттә, автомобиль сатучыга салым түлисе булмый, чөнки машина бәясе гел арзанаеп тора. Шулай да салым түләүче үзенең керем алмавын дәлилләргә тиеш. Моның өчен автомобиль сатып алганда төзелгән килешүне (анда бәясе күрсәтелгән була) сакларга кирәк. Күпләр сату-алу килешүен югалта. Ә декларация бирүче ике килешү (берсе — алу, берсе сату турында) тапшырырга тиеш.

 

https://vk.com/irekmaydani

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев