Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сорау-җавап: Итекнең үкчәсе сынды, ремонт вакытында ул бозылган икән. Хәзер миңа нишләргә?

- Итекнең үкчәсе сынды, ремонт вакытында ул бозылган икән. Хәзер миңа нишләргә?




Җавапны Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече бирә:
- “Кулланучылар хокукларын яклау” законынынң 29 нчы маддәсе нигезендә, башкарылган эштә кимчелекләр ачыкланса, кулланучы  үзе сайлап, түбәндәгеләрне таләп итә ала:
- башкарылган эшнең җитешсезлеген бушлай бетерү;
- эшнең хакын тиешенчә төшерү;
- бушлай шундый ук сыйфатлы бертөсле материалдан икенче әйбер ясау яки эшне кабаттан башкару. Бу вакытта кулланучы башкаручыдан алган әйберне кире бирергә тиеш;
- башкарылган эшнең җитешсезлекләрен үз көче белән яки өченче затлар тарафыннан бетерү буенча күтәргән чыгымнарны тулаем каплау.

Әгәр дә кулланучы башкарылган эштә җитди җитешсезлекләр булуны ачыкласа, яки килешенгән шартлар буенча әһәмиятле читкә тайпылулар булса, кулланучы башкарылган эш буенча килешүне өзә ала.

Шулай ук кулланучы, башкарылган эшнең җитешсезлекләре аркасында килеп чыккан чыгымнарны тулаем каплауны таләп итәргә хокуклы.

Аяк киемен ремонтлаучы оешмага үз таләпләрегезне җиткерү өчен, сезгә язма рәвештә оешма җитәкчесе (шәхси эшмәкәр) исеменә ике нөсхәдә (экземплярда) дәгъва белдерергә кирәк. Әлеге оешма хезмәткәрләре бу дәгъваны кабул итәргә, сезнең нөсхәдә аны кабул итү турындагы билгене куеп, керү номерын һәм датаны теркәп куярга тиеш.

Гариза белән бергә аяк киемен калдыру-кабул итү турындагы квитанцияне калдырырга кирәк. (Гади тел белән әйткәндә, сез ремонт өчен акчаны кайтаруларын, үкчәне ремонтка кадәрге халәтенә кайтаруларын сорый аласыз, яки “оста”га аяк киемегезне калдырып, тузу процентын исәпкә алып, аның бәясен түләүне таләп итә аласыз.)

 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев