Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Советлар Союзы Герое Гыйльми Баһаутдинов исеме мәңгеләштереләчәк

Лениногорск муниципаль районының Иҗтимагый советы утырышы узды.

Иҗтимагый совет эшендә район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.

Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде: Мөлеков Рафаил Нурислам улы һәм Советлар Союзы Герое Баһаутдинов Гыйльми Әбләз улы истәлеген мәңгеләштерү; Лениногорск районының иҗтимагый оешмалары эше, «Иҗтимагый советны бүләкләү турында Нигезләмә» Иҗтимагый советының Положениесен эшләү һәм Иҗтимагый совет составына үзгәрешләр кертү кебек сораулар каралды.

Рафаил Мөлеков һәм Гыйльми  Баһаветдинов истәлеген мәңгеләштерү буенча Иҗтимагый совет әгъзалары бертавыштан чыгыш ясаучыларны хупладылар. Хәтерне мәңгеләштерү буенча мәгълүмат шәһәр төзелеше советына тапшырылачак.

Лениногорск ветераннар советы эшчәнлеге турында иҗтимагый оешма рәисе Анатолий Кондратьев сөйләде. Эшмәкәрлек буенча Иҗтимагый совет эше турында мәгълүмат белән  Башкарма комитетның икътисад бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Буракшаева чыгыш ясады. Инвалидлар җәмгыяте эшчәнлеге турында Олег Кабацкий чыгыш ясады.

Инвалидлар җәмгыятенең устав эшчәнлеген тормышка ашыру максатыннан инвалидлар җәмгыяте советы утырышын үткәрергә һәм хисап-сайлау җыелышын үткәрү вакытын билгеләргә кирәк, дип билгеләп үтте Иҗтимагый совет рәисе Евгений Благодаров.

Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова «Иҗтимагый советның Положениесен эшләү турында" мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Шулай ук Лениногорск районы Иҗтимагый советы составына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә күтәрелде.

Утырышның көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Мэриянең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев