Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Спутник V” вакцинасының ВИЧ-инфекцияле кешеләрне дәвалау нәтиҗәсе расланган

Спутник V” СПИДтан интегүчеләрне коронавирустан дәвалауга ярдәме расланган тәүге шундый вакцинага әйләнгән. Бу хакта Гамалея исемендәге үзәкнең һәм СПИДка каршы көрәшү буенча Мәскәү шәһәр үзәгенең уртак хәбәрендә әйтелгән.

Тикшеренү нәтиҗәләре The Lancet медицина журналында дөнья күргән язмада китерелгән.
“ВИЧ йоктырган кешеләр өчен коронавируска каршы “Спутник V” вакцинасының нәтиҗәле булуы турында тәүге тапкыр фәнни мәгълүматлар басылып чыкты. Россиядә уйлап табылган вакцинаның әлеге категориядәге кешеләр өчен нәтиҗәсе, Мәскәүдә ВИЧ инфекцияле 24 меңнән артыграк кешенең мәгълүматларына ясалган анализ нигезендә,79 процент тәшкил итә”, – диелгән хәбәрдә.
Тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, вакцина куллану чир йоктыручыларның 90 проценттан артыграгын хастаханәгә салудан котылып калуга ярдәм иткән һәм чирнең көчәюне булдырмыйча калган.
Хезмәт авторлары шулай ук “Спутник V” белән прививка ясатуның ВИЧ-инфекцияле кешеләр арасында коронавирус йоктыру куркынычын 2,5-3,3 тапкыр киметүен билгеләп үткән. Шуңа күрә препаратны уйлап табучылар, вакцина СПИДтан интегүчеләрнең сәламәтлеген саклау өчен иң яхшы препаратка әйләнергә мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ковид йоктырган ВИЧ-инфекцияле сырхауның һәр дүртесенең берсе вафат булган.

https://vatantat.ru/

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина от коронавируса Спутник в