Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөт нигә кыйммәтләнде?

Шушы көннәрдә шәһәрдә кискен генә сөт продуктларына бәя артты. Сатучылар, ни дип аңлатырга белми. Безгә арттырып китерделәр, аңлатып торучы булмады, диләр. Шулай итеп, сишәмбе көнне пластик стакандагы элек 36 сумлык каймак 44 сум тора иде. Безнеке генә түгел, читтән китерелгәне дә арткан. Аннары шунысы кызык: төрле кибеттә бәя төрлечә. Мәсәлән,...

Шушы көннәрдә шәһәрдә кискен генә сөт продуктларына бәя артты.


Сатучылар, ни дип аңлатырга белми. Безгә арттырып китерделәр, аңлатып торучы булмады, диләр. Шулай итеп, сишәмбе көнне пластик стакандагы элек 36 сумлык каймак 44 сум тора иде.
Безнеке генә түгел, читтән китерелгәне дә арткан. Аннары шунысы кызык: төрле кибеттә бәя төрлечә. Мәсәлән, бер литрлы Лениногорск сөте, кыйммәтләнгәч, бер кибеттә 44 сум, урамның икенче ягындагысында 49 сум тора.
Үзебездәге сөт заводына шалтыраткан идек:
- Сөт продуктларының бәясе артуын безгә сөт һәм чимал кыйммәтләнү белән аңлаттылар, - дип тордылар. Ә редакция янындагы фирменный кибетләрендә хәбәр язылган вакытка бәя артмаган иде. 3,2 процентлы 1 литрлы сөт элеккечә 38 сум 50 тиен, каймак 36 сум тора. Сатучы товар килгән саен накладнойларны кат-кат карыйм, бездә дә артыр инде, дип торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: молоко