Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Стоматолог хезмәтләренә бәяләр артачак

Mash telegram каналы мәгълүматларына караганда, 2024 елга Россиядә стоматология хезмәтләренә бәяләр 30% ка артачак дип көтелә.

Чыганак бәяләр артуның бер сәбәбе-теш материаллары базарында чит ил компанияләренең булмавы дип раслый. Мәсәлән, пломбалар, композитлар һәм башка материаллар биргән 3M компаниясе Россия базарыннан киткән. Россиядә җитештерелгәннәренең исә сыйфаты начар һәм импорт продуктларга бәяләр арткан.

Моннан тыш, Россиядә аллергиядән интеккән һәм йөкле хатын-кыз пациентларга кирәк булган адреналинсыз анестезия калмаган. Хәзерге вакытта бу препаратның Испаниядә һәм Россиядә җитештерелгән вариантлары гына бар, шул ук вакытта аларның бәяләре дә шактый арткан.

"Ш.К."

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев